Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында махсус операциядә катнашкан хәрбигә яңа йорт ачкычы тапшырдылар
20 февральдә Лаеш районының Сокуры авылында махсус хәрби операциядә катнашкан Адель Уркунбаевка яңа йорт ачкычы тапшыру тантанасы булды. Хәрбине ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов әлеге тантаналы вакыйга белән котлады.
107,3 квадрат метрлы яңа йортны райондагы битараф булмаган кешеләр һәм эшкуарлар акчасына төзегәннәр. Ул тулысынча җиһазландырылган һәм яшәү өчен әзер.
Адель Уркунбаевка – 22 яшь, ул Лаеш авылының Атабай авылында туган. Армиядә хезмәт иткән вакытта, 2020 елда контракт имзалаган.
2022 елның июнендә үзе теләп махсус хәрби операция зонасына китә, пехотада кече сержант булып хезмәт итә. Беренче тапкыр иңбашы яралана. Дәваланганнан соң, хезмәтен дәвам итә.
2022 елның 24 августында икенче тапкыр яралана, снаряд кыйпылчыгы биленә эләгә. Аны иптәшләре коткара, беренче ярдәм күрсәтеп, хәрби госпитальгә алып килә. Иртән вертолетта Белгородка озаталар. Табиблар аңа дүрт сәгать операция ясый, кыйпылчыкны алалар – бил турысындагы умырткалык чәрдәкләнгән була. Бер тәүлектән соң егетне Санкт-Петербургка, Нейрохирургия академиясенә җибәрәләр. Биредә аңа берничә катлаулы операция ясыйлар, ул шуннан соң бик озак тернәкләнә. Әмма Адельнең аяклары йөрмәс була. Хәзерге вакытта ул Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендәге хәрби госпитальләрдә реабилитация уза. Акрынлап хәле яхшыра, инде уң аягын сизә башлаган.
Күрсәткән батырлыклары өчен Адель Уркунбаев «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз