Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында махсус операция геройлары гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Лаеш районында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Югары бүләккә районда туган дүрт хәрби хезмәткәр лаек булган.
Рядовой Николай Зайцевка Суворов медале, рядовой Артур Галиуллинга Суворов медале, рядовой Константин Талановка Жуков медале, рядовой Алексей Сосипатровка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале бирелгән.

Тантана район советы залында район башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин катнашында узды. Район башлыгы рәсми өлеш алдыннан геройларның гаиләләре белән очрашты һәм аларның кайгысын уртаклашты.
«Без сезнең улларыгызны һәм абыйларыгызны беркайчан онытмаячакбыз. Алар чын батырлык күрсәтте һәм хәрби бурычларын лаеклы үтәде. Без аларның истәлеген саклыйбыз һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде Илдус Зарипов.

Тантанада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз