news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында көрәш турнирында катнашучы балаларны район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде

Лаеш районында көрәш турнирында катнашучы балаларны район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде
Энҗе Габдуллина

Лаеш районы Комлы Кавал авылында балалар арасында көрәш ярышлары уза. Турнир ачылу тантанасында яшь көрәшчеләрне Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.

«Бүген районда зур спорт бәйрәме. Көрәш – татарлар өчен, безнең республика өчен иң якын спорт төрләренең берсе. Мондый ярышларда катнашып, республика этабына сез ныклы әзерлек белән барасыз», – диде район башлыгы.

Казан медицина җиһазлары заводы призларына үткәрелгән ярышта унбер районнан 173 көрәшче катнаша. Бәйге 2005-2007, 2008 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында биш үлчәү авырлыгында үткәрелә. 

ТР Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров кунакларны һәм көрәшчеләрне Татарстанда көрәш статистикасы белән таныштырды. 

«Мин эшкә килгән вакытта Татарстанда ун мең кеше көрәш белән шөгыльләнә дигәнгә ышанмыйм идем. Хәзер үзем әйтәм: көрәш белән республикада 11 500 кеше шөгыльләнә. Көрәш балаларга, авыл һәм шәһәр халкына физик тәрбия бирүдә беренчеләрдән булырга тиеш», – диде Марсель Таһиров һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Казан медицина җиһазлары заводы җитәкчесе Нур Шакиров киләчәктә дә балалар арасында ярышлар үткәрүнең кирәге һәм әһәмияте турында әйтте. 

«Сезгә карап, безнең бөек Ватаныбызның даны өчен тырышачак кешеләр бар, дип уйлыйм. Лаешка мин мәңгегә, дип килдем. Киләчәктә дә кирәкле эшләр эшләүне дәвам итәрбез», – диде Нур Шакиров. 

Ачылыш тантанасында Лаеш районы Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Рәсим Хисамовка ТР спорт министрының Мактау грамотасы, Лаеш спорт мәктәбе тренеры Илнур Гариповка министрның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100