news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында «Кәүсәр» кооперативы эт-мәчеләр өчен азык әзерли башлаган

Эт һәм песиләргә дигән азыкка ветеринария тикшерүе уздырылган, хәзер сертификация көтәләр.

Лаеш районында "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эт-мәчеләр өчен үрдәк итеннән азык әзерли башлаган. Бу хакта журналистларга производство директоры Андрей Герасимов сөйләде.

Бу максатларга предприятиедә өр-яңа цех әзерләнгән. "Хәзер эт-мәче тотучылар да, читтән азык кертүчеләр дә азык җитмәс дип куркалар, чөнки чит ил ризыкларын кертү тыелган. Россия эт тотучылар ассоциациясе ярдәме белән йорт хайваннары өчен азык җитештерү белән шөгыльләнергә карар кылдык", - диде Андрей Герасимов. 

Бу эш өчен яңа җиһазлар сатып алганнар – чит илнеке дә, Пятигорск шәһәренеке дә бар. "Ветеринария тикшерүләре уздык, бәяләмә бар, сертификация көтәбез", - дип әйтте директор. Документ килгәч, азык кибет киштәләренә эләгәчәк.

Азыкның төп составы – үрдәк бавыры, ашказаны, яшелчәләр, бераз ярма, витаминнар, аминокислоталар да кушылган. Шул катнашма пешерелә, стерилизацияләнә, банкаларга дозалап тутырыла, капкачы вакуум астында каплана. Аннары банкалар кәрзингә тутырылып, 113 градуслык стерилизациягә озатыла.

Директор сүзләренчә, әле пешерелгәч тә, продуктны 14 тәүлек тотарга тиешләр. Сатуга чыгарганчы 14 тәүлек шунда саклана, аннары гына упаковкага, маркировкага китә. “Без аны сыйфатсыз булмасын дип тикшерәбез", - диде.

Зур токымлы этләргә 360 грамм зурлыктагысы, көчекләргә һәм песиләргә дигәне 120 һәм 90 граммлы банкаларга салына. Бу хакта тулы репортаж "Интертат" электрон газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100