news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән

Бүген иртән Татарстанның Лаеш районында җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу турыда авария урынында булучылар хәбәр итте.

Авария Казан – Оренбург трассасының 38нче чакрымында булган. Егорьево авылы янында «Хендай Акцент» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм анда «Фольксваген Крафтер» белән бәрелешкән.

Бәрелүдән соң микроавтобус трассадан төшеп киткән, ике автомобильнең дә йөртүчесе җитди зыян күргән, һәлак булучылар юк.

Коткаручылар «Хендай» йөртүчесен машинасыннан чыгарган һәм табибларга тапшырган. 56 яшьлек ир-атны Республика клиник хастаханәсенә салганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100