news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында ике катлы яңа мәчет төзелә башлады

Лаеш районында ике катлы яңа мәчет төзелә башлады
Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте

Татарстанның Лаеш районы Державино авылында ике катлы яңа мәчет төзи башладылар. Объектның гомуми мәйданы 250 квадрат метр, ул 170 кеше сыйдыра. Бу хакта «Татар-информ»га Лаеш районының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Беренче катта 60 квадрат метр мәйданда ир-атлар өчен намаз бүлмәсе, ә цоколь катында шундый ук мәйданда хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе булачак.

Мәчеткә килүчеләргә уңайлы булсын өчен аерым тәһарәтханәләр дә була. Шулай ук мәчеттә җирләү йолалары уздыру өчен дә зал ясау планлаштырыла.

Мәчет җирле халык акчасына төзелә. Узган елда 3,6 млн сум җыелган.

Искәртеп үтик, бу кышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаешта «Ак мәчет «Зәйнәб» мәчетен ачуда катнашты. Шулай ук Сокурыда да мәчет төзелеш бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot