news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында Булат Ибраһим исемендәге язучылар бәйгесенә старт бирелде

Лаеш районында Булат Ибраһим исемендәге язучылар бәйгесенә старт бирелде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Атабай авыл мәдәният йорты якташ язучылары Булат Ибраһимов исемендәге «Каләм» районкүләм шигырь һәм хикәя язучылар бәйгесен башлап җибәргән. Бу мәгълүматны Булат Ибраһимов үзе дә раслады.

Бәйгедә Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы авылларында яшәүче яки белем алучы татар телендә иҗат итүче һәркем катнаша ала.

Бәйгегә эшләр 2025 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә. Бәйгенең җиңүчеләрен февраль аенда игълан итәчәкләр. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән танышып була.

news_right_1
news_right_2
news_bot