news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында парк-отельга 1,5 миллиард сум күләмендә инвестиция планлаштырылган

Лаеш районында парк-отельга 1,5 миллиард сум күләмендә инвестиция планлаштырылган
"Кама ягы"

Лаеш районында «Биосфера-ФИШ» комплексы территориясендә парк-отель барлыкка киләчәк. Ул 100 гектардан артык мәйданны били. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.

Комплекс балык һәм бакча комплексларын, «Балыкчының бәхете» клубын, спорт-сәламәтләндерү объектларын һәм рестораннарны берләштерәчәк, дип фаразлана.

Объектка миллиард ярым сум күләмендә инвестицияләр планлаштырылган. Төзелешне 2024 елда башларга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot