news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында берничә машина катнашындагы авариядә 10 яшьлек кыз зыян күргән

Шимбә көнне Казан-Оренбург трассасында Rustrak йөк машинасы һәм өч җиңел автомобиль катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе.

Якынча мәгълүматлар буенча, йөк машинасының 20 яшьлек йөртүчесе имин тизлекне һәм дистанцияне сайламаган, һәм бу юл һәлакәтенә китергән. Барлык машина йөртүчеләр дә алкогольгә тикшерү узган – алкотестер тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Ларгус» автомобиленең пассажирлары, шул исәптән 10 яшьлек кыз зыян күргән. Ул иминлек каешын эләктерсә дә, махсус креслога утырмаган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot