news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында атышта имгәнгән кешене Казанга хастаханәгә китергәннәр

Лаеш районында атышта имгәнгән 23 яшьлек егетне ашыгыч ярдәм машинасында Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүченең уң як чигә, аскы казна, күкрәк читлеге һәм уң җилкәсе яраланган.

Зыян күрүченең хәле уртача авыр, тотрыклы дип бәяләнә.

Элегрәк агентлык хәбәр иткәнчә, республиканың Лаеш районында бер ир-ат өч яшь кеше утырган машинага аткан. Бер ир-ат үлгән, ике кеше яраланган, алар хастаханәгә озатылды. Җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100