news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында 10 бала тәрбияләүче Гобәйдуллиннар гаиләсенә машина бүләк иттеләр

Ун бала үстерүче Гобәйдуллиннар гаиләсенә зур автомобиль бүләк иттеләр. Ачкычларны гаиләгә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең халык программасы буенча комиссиясенең Лаеш районында узган күчмә утырышында тапшырдылар, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Бүген без, меценатлар ярдәме нәтиҗәсендә, Лаеш районында яшәүче күп балалы гаиләләренең берсенә булышачакбыз. Гобәйдуллиннар гаиләсендә ун бала тәрбияләнә, шул исәптән аларның алтысы – тәрбиягә алынган бала. Гаилә башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Кергәндә «Бүләк» дип язылган машинаны күргәнсездер. Бүген без әлеге машинаны Гобәйдуллиннарга тапшырабыз», - дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова.

Быел республикада ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче алты гаиләгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча шундый автомобильләр бүләк ителде, дип искәртте ул.

«Зур автомобиль мондый гаиләләрнең бик күп проблемаларын хәл итә», – дип өстәде депутат.

Сәхнәгә барлык ун баласы белән бергә әни кеше чыкты. Машина ачкычларын аларга Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тапшырды. Утырыш тәмамлангач, алар барысы бергә автомобильне карады һәм күмәк фото ясады.

Фото: © Арсений Кәримов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot