news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсе мәхәлләсе яңа мәчет төзелешендә катнашырга чакыра

Лаеш районы мөхтәсибәте Яңа Сокуры бистәсе мәхәлләсе дин кардәшләребезне, барлык татарстанлыларны изге эштә – яңа мәчет төзелешендә катнашырга чакыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Монда «Мәдинә» исемле яңа гыйбадәтханә салу буенча әзерлек эшләре башланды. Мәхәллә оешты, мәчет проекты әзерләнде, гыйбадәтханәне салу өчен җир алынды, подрядчик билгеләнде, диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта мәчет салыначак урынны әзерләү, җирне тигезләү, коммуналь инфраструктура сузу эшләре алып барыла. Эскиз проект буенча, яңа мәчет 200 кешегә исәпләнгән, ул ике каттан тора, бинаны Хай-тек стилендә төзү күздә тотыла. Мәчетнең адресы – Борһан Шаһиди урамы, 1нче йорт.

Беренче катта – санузел, имам бүлмәсе, намаз уку бүлмәсе, икенче катта – никах бүлмәсе, хатын-кызлар өчен намаз уку урыны булачак. Мәчет янәшәсендә – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, 38 машинага исәпләнгән парковка, уңайлы утыргычлар куелган сквер, күпләгән куаклар, чәчәкләр утырту, актив ял зонасы ясау, велосипед юлы, кибетләр, кафелар, спорт инвентарьларын прокатка алу урыны булдыру ниятләнә.

Мәхәллә халкы барлык битараф булмаган кардәшләребезне мәчет төзелешендә катнашырга чакыра: акчалата ярдәм итүдән тыш, төзелеш материаллары белән дә булышырга була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100