news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы волонтерларын хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен бүләкләделәр

Лаеш районы «Волга» яшьләр үзәге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрү буенча хәйрия акциясендә актив катнаша. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.

«Волга» үзәге директоры Денис Дмитриев үз учреждениесе профсоюз әгъзаларының бу волонтерлык инициативасын хуплады. Ә күптән түгел ул волонтерлык эшчәнлеген оештырган һәм шәхсән катнашканы өчен РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Татарстан Республика комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot