Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районы волонтерлары хәрби операциягә 380 тепловизорга каршы япма-юрган җибәргән

Лаеш районында «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фондының эше дәвам итә. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле җирле тегү цехы җиде хәрби частьтә хезмәт итүче хәрбиләр өчен 380 тепловизорга каршы япма-юрган җитештергән һәм җибәргән. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фонд җитәкчесе Марина Порфирьева сүзләренә караганда, һәрбер эшләнмә күңел җылысы, кайгырту һәм җиңүгә ышаныч белән җитештерелә.
«Әлеге юрганнар безгә дошман дроннарыннан сакланырга ярдәм итә», - ди егетләр үзләре. Ярдәмебез чыннан да хәрбиләргә файда китерүне аңлау бик мөһим», - дип сөйләде ул.
Юрганнарны тегү процессы – ул хезмәт кенә түгел, ә хәрбиләрнең әниләре, хатыннары, сеңелләре өчен якыннарының янәшәсендә булу, үзләрен кирәкле һәм файдалы итеп тою ысулы. Һәр җөйдә — җылылык, һәр төргәктә – ярдәм.
«Безнең девиз — «Җиңүгә таба бергә атлыйбыз». Ул безнең эшнең асылын бик яхшы чагылдыра. Без бердәм. Һәм һәркем үз урынында Туган илне яклаучылар өчен мөмкин кадәр барысын да эшли», – дип билгеләде Порфирьева.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.
«Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз