Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районы вәкилләре Тула өлкәсендә экологик слетта катнаша
Бу көннәрдә Тула өлкәсендә Лев Толстойның «Ясная поляна» усадьбасында «Кырмыска кардәшлеге» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләренең экологик слеты уза. Бу чарада Лаеш районыннан да вәкилләр катнаша. Бу хакта «Кама ягы» сайты яза.
«Кырмыска кардәшлеге» хәрәкәте балалар мәгариф учреждениеләренә үсеп килүче буынны мәдәни һәм әхлакый тәрбияләүдә ярдәм күрсәтә. «Туганлык» та катнашучылар Лев Толстой мирасына нигезләнеп, балаларга әхлакый һәм рухи яктан үсәргә ярдәм итәләр. «Кырмыска кардәшлеге»нә кергәндә, аның катнашучылары табигатьне сакларга һәм Толстой үзе васыять иткәнчә тынычлык өчен хезмәт итәргә ант итә, диелә хәбәрдә.
Быел «Кырмыска кардәшлеге» экологик слетында Никольский мәктәбе педагогы Наталья Марьина һәм сигезенче сыйныф укучысы Егор Хватков катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз