news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы укучысы татар теленнән республика олимпиадасында иң яхшылар исемлегенә кергән

Лаеш районы укучысы татар теленнән республика олимпиадасында иң яхшылар исемлегенә кергән
Фото: https://laishevskyi.ru/

Казан федераль университетында 2022/2023 уку елы өчен «WINKID» республика олимпиадасының иң яхшы катнашучыларын бүләкләү тантанасы узды. Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Зөләйха Мөхәммәтҗанова татар теле олимпиадасында иң көчле ун катнашучы исемлегенә керде. Бу турыда «Кама ягы» яза.

Ул татар теле фәне буенча олимпиадада җиңүче булды (җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтҗанова).

«Кама ягы» газетасы редакциясе Зөләйханы һәм аның җитәкчесе Гөлнара Мансур кызын яхшы нәтиҗә белән котлый һәм алга таба җиңүләр тели», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot