news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы укучылары рус һәм татар телен белү буенча ярышты

Лаеш районы укучылары рус һәм татар телен белү буенча ярышты
Фото: http://laishevskyi.ru

Лаеш районы Усад күп профильле лицеенда «Сүз» проекты кысаларында уеннар узды. Уеннарга 6-8 сыйныф укучылары чакырылды. Балалар татар һәм рус орфографиясен белүдә көч сынашты. Чара күңелле үтте. Һәр катнашучы сертификат алды, ә җиңүчеләр һәм призерлар эксклюзив призлар тапшырылды. Бу хакта «Кама яшы» хәбәр итә.

Зилә Хәмәтгалиева, Диләрә Зарипова һәм Хусейн Хәлимов җиңүчеләр дип игълан ителде. Алар 2024 елның 1 июнендә Казанда узачак суперфиналда чыгыш ясаячак.

Конкурсны Казан федераль университеты студентлары Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә «Беренчеләр хәрәкәте» белән үткәрделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100