news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы укучылары 200 квадрат метр мәйданлы маскировка челтәре үрде

Лаеш районы укучылары 200 квадрат метр мәйданлы маскировка челтәре үрде
Лаеш районы матбугат хезмәте

Татарстанның Лаеш районы Комлы Кавал мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән маскировка челтәрен үреп бетерде. Мондый челтәрләр – фронтта маскировканың ихтыяҗ зур булган төрләреннән берсе.

Әлеге юнәлештә эш берничә ай дәвам итә: мәктәп укучылары һәм педагоглар кулдан ятьмә үрү өчен даими рәвештә бергә җыела. Катнашучылар әйтүенчә, бу эш зур тырышлык таләп итә, әмма алар аның мөһимлеген аңлый.

«Бүген без чираттагы партияне тәмамладык. Челтәрнең һәр метры - Ватан сакчыларына ярдәм итүгә керткән өлешебез ул», - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Надежда Гыйләҗетдинова. Моңа кадәр укучылар хәрбиләргә әзер маскировка комплектларын тапшырган иде инде.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Лаеш районы матбугат хезмәте фотолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot