news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы приютында котыру авыруыннан терлекләргә планлы вакцинация ясалачак

Лаеш районы приютында котыру авыруыннан терлекләргә планлы вакцинация ясалачак
Фото: https://laishevskyi.ru/

Инде унбиш ел рәттән Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе Столбище авылындагы йортсыз хайваннар приютына ярдәм итә. Берләшмә ел саен приютка котырудан бушлай прививкалар җибәрә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Күптән түгел берләшмә ветеринарлары белән берлектә хайваннарга куркыныч авырудан планлы вакцинация ясалачагы билгеле булды. Бу приютта яшәүче дүрт аяклыларның сәламәтлеген саклап калырга һәм котыру авыруының таралуын булдырмаска ярдәм итәчәк мөһим чара.

news_right_1
news_right_2
news_bot