news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы Никольское авылында балалар Сабан туе булды

Лаеш районы Никольское авылында балалар Сабан туе булды
Фото: https://laishevskyi.ru/

Лаеш районы Никольское авылында балалар Сабан туе узды. Бу хакта «Кама ягы» сайты мәдәният йорты мөдире Ирина Комиссаровага сылтама белән хәбәр итә.

Балалар конкурс-уен программасында катнашты. Күңелле юмор, музыка, алкышлар һәм җанатарларның көчле кычкырулары күп булды.

Аннары көрәш буенча ярышлар уздырылды. Бәйрәмнән бер генә бала да бүләксез китмәде.

12 яшькә кадәрге яшь категориясендә Никольское авылыннан Адель Гарипов абсолют батыр булды. 18 яшькә кадәрге яшь категориясендә абсолют батыр титулын Гәбиш авылыннан Әмир Шәйхулмөхәмәтов яулый.

Яшь абсолют батырга традиция буенча тәкә тапшырылды. Авырлык категорияләрендәге чемпионнар һәм призерлар акчалата призлар белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot