news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы мәдәният йорты директоры халыкара бәйгедә Гран-при яулаган

Лаеш районының Рождествено мәдәният йорты директоры Любовь Хәсәнова «Җиңү маршы» III халыкара бәйгесендә иң югары бүләккә лаек булды. Ул «30 яшьтән өлкән» яшь төркемендә «Халык вокалы» номинациясендә гран-при алган. Бу турыда «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

«Бу бәйгенең нигезләмәсе минем электрон почтага килде. Сәнгать номерын видеога төшерергә һәм аны катнашуга үтенеч белән бергә җибәрергә кирәк иде. Мин гармунга кушылып башкарган «Утром спозаранку» җырын яздырдым. Ә бер атнадан диплом һәм июльдә Алуштада үтәчәк гала-концертка чакыру җибәрделәр», – дип сөйләде җиңүче.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100