news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы Лисичанскига һәм Рубежноега 4,5 тоннадан артык гуманитар ярдәм илткән

Татарстанның Лаеш районы республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 4,5 тоннадан артык гуманитар ярдәм илткән. Гуманитар колоннаны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов җитәкләгән. Аның сүзләренчә, бу юлы ярдәмгә 4 тонна көнкүреш химиясе: кер юу порошоклары, чистарту чаралары, сыек сабын – шәһәрдәге оешмалар һәм прдеприятиеләр тотрыклы эшләсен өчен кирәкле бар нәрсә кергән.

«Узган елда без төзелеш материалларының беренче чиратын илттек – алар кышкы сезонга әзерләнү һәм төзекләндерү эшләре өчен кирәк иде. Хәзер шефлыктагы шәһәрләрнең әйбәтләнүен күрәбез, шуңа күрә халыкка ярдәм итүгә игътибар бирәбез», – диде Илдус Зарипов.

Ул Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтү алга таба да дәвам итәр дип ышана.

«Ярдәмгә ихтыяҗ булыр һәм кешеләр үзләрен кайгыртуларын, ялгыз булмауларын сизәр, дип ышанам», – диде Лаеш районы башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot