news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы Курск өлкәсенә хәрби хезмәткәрләргә чираттагы шефлык ярдәме җибәрде

Лаеш районы Курск өлкәсенә хәрби хезмәткәрләргә чираттагы шефлык ярдәме җибәрде
Фото: Лаеш районының матбугат хезмәте

Татарстанның Лаеш районыннан Курск өлкәсенә хәрби хезмәткәрләргә чираттагы шефлык ярдәме партиясе җибәрелде. Йөк составында азык-төлек продуктлары да, мотоатыш һәм десант подразделениеләре өчен хәрби кирәк-яраклар да бар.

Ярдәм җибәрүне Лаеш районы администрациясе, хәрби комиссариат һәм «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды ярдәмендә «Лаеш» балык тоту кардәшлеге оештырган.

Йөк составына чәй һәм каклаган корбан балыклары гына түгел, хәрби җиһазлар да – пулемет турельләре, радиоэлектрон көрәш җиһазлары, шулай ук заманча саклану чаралары, шул исәптән дрон детекторлары һәм маскировка челтәрләре кергән.

«Үзебезнекеләргә ярдәм» фонды хәрбиләрне иң кирәкле саклану чаралары белән тәэмин иткән. Район тимерче-остасы коллективы махсус җиһаз – пулемет турельләре һәм эвакуация арбалары ясаган.

Ярдәм җыюга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты зур өлеш керткән. Алар балык тоту җайланмалары җибәргән. «Мегастрой» компаниясе исә төзелеш материаллары биргән.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Фото: Лаеш районының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot