news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы каратистлары Костромадан медальләр алып кайтты

Лаеш районы каратистлары Костромадан медальләр алып кайтты
Фото: http://laishevskyi.ru

Костромада Киокушинкай-Кан каратэ ИКО Мацушима буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең һәм Казахстанның 27 төбәгеннән 700 иң көчле спортчы җыелды. Лаеш районы исеменнән «Дружба» спорт-ял үзәге каратистлары чыгыш ясады. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.

Тренерлар сүзләренчә, безнең егетләр бик лаеклы көрәште, характер һәм яхшы техника күрсәтте. Турнирда көчле конкуренция һәм көчле көрәшчеләр саны күп була.

Безнең команда нәтиҗәләре бик яхшы. Булат Халиков алтын медаль яулады. Ранель һәм Марсель Сабитовлар икенче урынга лаек булды. Самир Туктамышев, Адел Таҗиев һәм Данияр Шараев өченче урынны, Андрей Шишкин дүртенче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100