news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы имам-мөхтәсибе вафат

Бүген Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин вафат булды.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул республикадагы иң олы мөхтәсибләрнең берсе иде. «Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коллективы, Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм имамнары хөрмәтле хәзрәтнең якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз», диелә кайгынамәдә.

Рәүһәт хәзрәтнең женазасы бүген өйлә намазыннан соң Лаеш районы Усад авылы мәчетендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100