news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ялга кайткан мобилизацияләнгән ир-атлар белән очрашты. Ул һәр хәрбине сәламләде һәм Ватанны саклаулары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу табын артында узды.

«Туган җиргә кайтуыгыз белән!» - диде муниципаль берәмлек җитәкчесе.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

«Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, җитәкче белән очрашуга биш кеше килгән. Алар хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләде. Лаеш егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да Җиңүгә өметләнә. Аларны бары тик гаиләләргә ярдәм мәсьәләсе борчый.

«Хәрбиләрнең берсе гаиләнең бакча кишәлеге барлыгын сөйләде. Тиздән җәйге сезон башлана, хатыны дачага күчә. Аңа су ташырга кеше юк. Хәрби хезмәткәр башкарма комитеттан бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорады», - дип сөйләде администрациядә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

Лаеш районы башлыгы сүзләренчә, хәрбиләр Ватанны саклауга карар кабул иткән, гаиләләргә уңайлы яшәү өчен барлык шартларны да тәэмин итүгә хакимият бурычлы булып тора. Шулай ук ул муниципалитет тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100