Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районы башлыгы махсус хәрби операция катнашучысына автомобиль тапшырды
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан мобилизацияләнгән якташы Эдуард белән очрашты.
Әңгәмә барышында ул алгы сызыктагы хәрби бурычларны үтәү өчен нәрсә кирәклеге турында җентекләп сорашты. Төп ихтыяҗларның берсе ышанычлы транспорт – катлаулы хезмәт шартларына түзә алырлык машина булып чыкты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткәргә «Нива» машинасын тапшыру карары кабул ителде. Автомобильне Лаеш районы администрациясе «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды белән берлектә әзерләгән. Машина хәрби хәрәкәтләр зонасында шәхси составны һәм кирәкле милекне йөртү өчен кулланылачак.
«Бу машина – безнең районда яшәүчеләрнең барысыннан да. Ул сезгә хезмәттә булышсын, сезне сакласын һәм ышанычлы ярдәмче булсын», - дип ассызыклады Илдус Зарипов.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары өчен төп бурыч – илебезнең суверенитетын алгы сызыкта саклаучы сугышчыларга ышанычлы тыл булдыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз