news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы башлыгы: Максатыбыз – һәр балага сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру

Лаеш районы башлыгы: Максатыбыз – һәр балага сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Лаеш районында узган ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең ««Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» пленар өлешендә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов муниципалитеттагы мәгариф тармагы үсешенә йөз тотып билгеләнгән максатны әйтте.

«Республика ярдәме белән без яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез. Быел гына да 2000 балага исәпләнгән ике яңа мәктәп һәм 480 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелде. Мәгарифкә инвестицияләр-республикабызның һәм илебезнең киләчәгенә инвестицияләр ул. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сезгә һәрьяклап ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең максат – һәр балага сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру. Безнең мәктәпләрне тәмамлаучылар көчле, олы тормышка һәм җаваплы тормышка яраклашкан булырга тиеш», – диде Илдус Зарипов.

Район җитәкчесе шулай ук районның социаль яшәеше турында сөйләп үтте.

«Бүгенге көндә Лаеш районында 51 белем бирү учреждениесе эшли, шул исәптән 26 мәктәп һәм 25 балалар бакчасы. Лаеш шәһәрендә шулай ук балалар йорты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп һәм техник-икътисадый техникум бар. Район актив үсеш чорын кичерә, социаль-икътисадый өлкәдә алдынгы урыннарны били, безнең территориядә торак, социаль-коммуналь инфраструктура объектлары төзелеше югары темплар белән алып барыла, инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Болар барысы да халык саны артуга китерә, шул исәптән балалар саны да», – дип сөйләде ул.

Илдус Зарипов әйтүенчә, капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында ике уку йорты, шулай ук өч мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланган. Аның сүзләренә караганда, районның 4 мәктәбе «заманча мәктәп» һәм «санлы белем бирү мохите» проектларында катнаша. Беренче сентябрьдә 2 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылачак, ә тагын ике мәктәп заманча мәгълүмат-коммуникация җиһазларына ия булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100