news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы башлыгы һәм бизнес-омбудсмен Президент сайлавында тавыш бирде

Лаеш районы башлыгы һәм бизнес-омбудсмен Президент сайлавында тавыш бирде
Фото: "Камская новь"

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев РФ Президенты сайлавында тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде. Бу хакта «Камская новь» яза.

«Фәрит Солтанович Дәүләт хезмәтләре порталы аша Лаештагы участокка алдан теркәлде», – дип тәгаенли басма.

Илдус Зарипов Лаеш районы халкының югары активлыгын билгеләп узды – күпләр гаилә әгъзалары белән килә. Ул моны дәүләткә ярдәм һәм ил язмышына битараф булмаган мөнәсәбәтнең чагылышы дип атый.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100