news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш район башлыгы «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан гаиләләрдә булды

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов Кыш бабайга үз теләкләре турында сөйләп хатлар язган ике гаиләдә булды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Илдус Зарипов башта Захар Блохин янына килде: балалар тимер юлы һәм тәм-томнар салынган Яңа ел пакетын бүләк итте. Конфетлар салынган пакетны аның кече энесе Богданга да тапшырды. Район башлыгы белән бергә килгән район Советы аппараты җитәкчесе Рамил Гарифуллин Захарга тартманы ачарга ярдәм итте. Үзенең шатлыгын яшермичә, Захар тимер юлның өлешләрен сүтә башлый.

Киләсе пункт Кече Кабан, анда Герасимовларның күп балалы гаиләсе яши. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә һәм аларның һәрберсенә район башлыгы Яңа ел күчтәнәчләре өләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot