Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш мөхтәсибәтенең «Юлчы» мәчетендә балалар мәйданчыгы ачылды
Лаеш районы Сокуры авылында «Юлчы» мәчете каршында балалар мәйданчыгы ачылды.
Мәйданчык мәчет янәшәсендә урнашкан. Биредә кечкенә балалар, мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр өчен шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган, баскетбол-волейбол һәм футбол мәйданчыклары, тренажер комплекслары бар. Мәйданчыкны булдыру өчен «Юлчы» мәчете җир бүлеп бирде һәм ул 2023нче елның яз һәм җәй айларында төзелде. Ул авыл халкы һәм мәхәллә өчен көтеп алынган зур бүләк булды. Мәйданчыкка мәчет ачык булган вакытта кереп шөгыльләнергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Изге теләкләрен Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш якташлыгы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җиткерде. Тантанадан соң кунаклар Каеп авылына барды, биредә янгыннан зыян күргән гаиләгә хәйриячеләр ярдәме белән салынган өй кулланылышка тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз