news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш мөхтәсибәтенең Гәбиш авылы мәчете янында балалар мәйданчыгы ачылды

Лаеш районы Гәбиш авылы мәчете каршында балалар мәйданчыгы ачылды. Күптән көтеп алынган комплекста мәхәллә халкы, кайткан кунаклар – барысы да шөгыльләнә алачак. Биредә баскетбол, волейбол һәм футбол уйнау мәйданчыклары, тренажер комплекслары эшли.

Авыл халкының сөенечен бүлешеп, рәсми ачылыш тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Изге теләкләрен Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш якташлыгы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җиткерде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов балалар мәйданчыгын оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен хәйриячеләргә һәм активистларга мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot