Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш мөхтәсибәте Татарстан солдатлары өчен 504 банка хәләл тушенка сатып алды
ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм җибәрү эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә Лаеш мөхтәсибәте мөселманнары тырышлыгы белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы күчтәнәч әзерләнде.
Мөхтәсибәт мәхәлләләрендә җыелган акчага 504 банка хәләл тушенка сатып алынды. Озакламый күчтәнәч Татарстан солдатлары өчен махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов имамнарга һәм битараф булмаган мәхәллә кешеләренә хәләл тушенка сатып алу өчен тиз арада акча җыеп бирүләре өчен рәхмәт белдерә.
Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең башка мөхтәсибәтләрендә дә махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга гуманитар ярдәм туплап җибәрү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча кулдан килгәнчә эш алып барыла. Мәсәлән, Мөслим, Баулы һәм Тукай мөхтәсибәтләрендә гуманитар посылкалар актив җыела. Ә Әлмәт һәм Тәтеш мөхтәсибәтләрендә махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашулар узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз