Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш мәктәбе укучылары махсус операция хәрбиләренә посылкалар җибәрде
Лаеш районы 3нче номерлы мәктәбе педагоглары, укучылары һәм аларның ата-аналары махсус операциядәге хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашты. Акция балаларда батырлык, намуслылык һәм җаваплылык тәрбияләүгә юнәлтелгән патриотик тәрбия бирү эшенең мөһим өлеше булды.
Кирәкле әйберләр һәм азык-төлек продуктлары тутырылган тартмаларга балалар җылы хатлар, рәсемнәр һәм ихлас котлаулар салган. Әти-әниләр һәм педагоглар фронт сызыгындагы солдатларны сөендерү өчен тәмле ризыклар җыярга булышкан.
Акциядә Лаеш районының балыкчылык кардәшлеге вәкилләре дә катнашкан. Алар гуманитар йөкне хәрби операция зонасына илтеп тапшырачак.
«Солдатлар өчен якыннарының һәм туганнарының ярдәмен тою бик мөһим. Мондый инициативалар геройларыбызга якташлары бернинди кыенлыкларга һәм сынауларга карамастан ярдәм итәргә әзер булуын, егетләрне өйдә көтүләрен искәртә», - дип билгеләп үтте кардәшлекнең башлыгы Юрий Салмин.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Мария Шадрина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз