Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
LADA Vesta автомобиле Россиядә иң күп сатылган машина дип табылган
Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899).
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Октябрь нәтиҗәләре буенча, «АвтоВАЗ»да җитештерелгән L ADA Vesta Россиядә иң күп сатылган машина булган. Бу хакта «Автостат» хәбәр итә.
Әйтик, узган айда әлеге модельле 10668 автомобиль сатылган. Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899).
«Прагматика» компанияләр төркеменең маркетинг буенча директоры Василий Орехов искәрткәнчә, мондый сату темплары сакланган очракта, LADA Vesta беренче тапкыр ел бестселлеры исеменә дәгъва кыла алачак.
Эксперт сүзләренчә, әлеге модель «АвтоВАЗ» өчен сыйфат ягыннан алга ыргылыш булды, өстәвенә, ул үз сегментында башка маркадагы чит ил автомобильләреннән дә калышмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз