news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Лада» коймага бәрелеп, Аккош күле янында әйләнеп капланган

Юл-транспорт һәлакәте Аккош күле янындагы тимер юл күпере тирәсендә булган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Казанда әйләнеп капланган җиңел машинаны видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.

Шәһәр автоинспекциясендә бу һәлакәт кичә кич белән Горький шоссесында Аккош күле янында булды, диделәр.

«Лада» машинасында йөрүче 35 яшьлек егет, башлангыч мәгълүматлар буенча, исерек булган. Ир куркынычсыз тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм юл киртәсенә барып кергән, шуннан соң машина түбәсенә әйләнгән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Ир-атны хастаханәгә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot