Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Лада» йөртүчесе һәм бала-пассажир ТР трассасында авариядә һәлак булган
Татарстанда трассада ике «Лада» бәрелешкән. Автомобильләрнең берсенең йөртүчесе һәм пассажир бала һәлак булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүген 52 яшьлек «Лада Калина» йөртүчесе ике пассажир – өч айлык баланы балалар креслосында һәм аның әнисен алып барган. Хатын баланы ашатырга теләп, кулына алган. Бу вакытта «Калина» каршы як полосага чыккан һәм «Лада Веста» белән бәрелешкән.
«Калина» йөртүчесе һәм бала урында ук үлгән. «Веста» йөртүчесе җәрәхәтләр алган.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Урында автоинспекторлар эшли.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз