news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Лада» – «Ак Барс» уенында ике алка «Ак Барс»ның буш капкасына керде, команда җиңелде

«Лада» – «Ак Барс» уенында ике алка «Ак Барс»ның буш капкасына керде, команда җиңелде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Тольятти шәһәренең «Лада» командасына 6:3 исәбенә җиңелде. Матч Тольяттида узды.

«Лада» хоккей командасы 2018 елдан бирле Континенталь хоккей лигасы командалары исемлегенә кермичә торган иде, бу сезонда «Лада» кире лигага кайтты.

Беренче период. Бишенче минутта «Лада» һөҗүмчесе Владислав Сёмин исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Өченче минутта «Ак Барс» хоккейчысы Максим Быков гол кертте (1:1). Тугызынчы минутта Скотт Космачук «Лада»ны яңадан алга чыгарды (2:1). Унөченче минутта Дмитрий Кагарлицкий исәпне тиегезләде (2:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин алка кертте (2:3). Бер минут та үтмәде, «Лада» уенчысы Остап Сафин исәпне үзгәртте (3:3).

Өченче период. Икенче минутта Тольятти командасы кабат уен исәбендә өстенлекне алды, алканы Егор Бабенко кертте (4:3). Период ахырында «Ак Барс» капкачы урынына алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды. Шул вакытта «Лада» уенчысы Дмитрий Кугрышев алканы буш капкага кертте (5:3). Казан командасы алга таба да буш капка һәм алты уенчы белән һөҗүмгә баруын дәвам итте, «Лада» буш капкага икенче алканы кертеп куйды, гол авторы – Иван Романов (6:3).

Командалар составы:

«Лада»

  • Трушков (Подъяпольский);
  • Романов – Фисенко – Алтыбармакян, Солянников – Березин;
  • Космачук – Бабенко – Кугрышев, Демидов – Бородкин;
  • Шумаков – Стальнов – Сафин, Сёмин – Росандич;
  • Иванюженков – Грошев – Червоненко, Вафин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Яшкин – Семёнов – Радулов, Войнов – Лучевников
  • Галиев – Галимов – Терехов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Свечников, Хенкель – Журавлёв;
  • Лукоянов – Кателевский – Быков, Вәҗиев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Түбән Камада узачак. «Нефтехимик» – «Ак Барс» матчы 29 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100