news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Лаборатория спорта» программасында Гагарин кубогы финалында “Ак Барс” ның җиңү мөмкинлеге турында фикер алышалар

Һәр пәнҗешәмбе 13.00-14.00 сәгатьләрдә алып баручылар Гадел Борһанов белән Роман Титов Казан спорты буенча актуаль тикшерүләр алып бара

  (Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 9 апрельдә, «Спорт FM Казань» эфирына «Лаборатория спорта» программасының чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителә.
Ни өчен «Рубин» «Краснодар»га оттырды? Карадениз белән нәрсә эшләргә? Язын “Рубин”ның беренче җиңелүендә судьяның гаебе бармы? “Ак Барс”ның СКА командасына каршы уйнауда нинди мөмкинлекләре шәйләнә? Бу хакта «Лаборатория спорта» программасының яңа чыгарылышында билгеле булачак. Тапшыруның кунагы – “Советский спорт”ның Казандагы үз хәбәрчесе, журналист Артур Еникеев.

Һәр пәнҗешәмбе 13.00-14.00 сәгатьләрдә алып баручылар Гадел Борһанов белән Роман Титов Казан спорты буенча актуаль тикшерүләр алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100