Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лаборатория җитәкчесе кош гриппы таралу куркынычы турында кисәтте
Кош гриппы проблемасы орнитологларны соңгы 20 ел дәвамында борчый. Язгы миграция чорында яңа штаммнар таралу куркынычы зур.
Бу хакта «Татар-информ»га бүген Казанда узган халыкара конференциядә Новосибирск шәһәре молекуляр эпидемиология һәм вирусларның биотөрлелеге лабораториясе җитәкчесе Кирилл Шаршов хәбәр итте.
«Кошлар еш кына төрле илләрдән куркыныч вируслар алып кайта. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре традицион рәвештә кош гриппы буенча эндемик илләр санала. Язгы миграция чорында кошлар безгә кайта. Алар яңа, куркыныч штаммнар алып кайту куркынычы зур», - дип сөйләде ул.
Кош гриппы вирусы шактый куркыныч. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары нигезендә, 2023 елдан бирле бөтен дөньяда 900гә якын кеше чирләгән, якынча 50 процент очрак үлем белән тәмамланган. Хәзерге вакытта патоген, кагыйдә буларак, кешедән кешегә йокмый, әмма бу киләчәктә үзгәрергә мөмкин.
«Быел Россиядә кош гриппы таралу Ерак Көнчыгышта теркәлгән. Кыргый кошлар һәлак булу ачыкланган. Бәхеткә, Россиянең Европа өлешендә әлегә вирус рәсми рәвештә теркәлмәде, әмма язгы миграция чорында ветеринарлар моны көтә», - дип өстәде Шаршов.
XVI Төньяк Евразия халыкара орнитология конференциясе (МОКСЕ–2025) бүген Казанда эшен төгәлләячәк. Анда Россиянең һәм якын чит илләрнең 40 әйдәп баручы фәнни үзәгеннән 200дән артык белгеч катнаша.
Әйләнә-тирә мохитне кайгырту – «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларының берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз