Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимдә Тукай скверында Ләбиб Леронга элмә такта куелды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Мөслим районының Түреш авылында туган шагыйрь Ләбиб Леронга Тукай скверында элмә такта куелды. Ул быел Г.Тукай бүләгенә ия булды.
Районның горурлыгы булган олпат әдипләр - Зөлфәт, Фоат Садриев, Факил Сафин фотосурәтләре арасында Ләбиб аганың портреты да лаеклы урын алды. Тантанага ул үзе дә кайткан иде. Бу турыда «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.
"Тукай премиясен Мөслимнең әле тагын кимендә өч кешесе - Зифа Басыйрова, Харрас Әюп, Флүс Латыйфи алган булыр иде. Алар аңа бик лаек иде. Монда җыелган яшьләр, балалар нинди дә булса сәнгать өлкәсендә зур бүләкләргә лаек булырлар дип ышанам", - диде Ләбиб Лерон.
Район башлыгы Альберт Хуҗин котлавыннан соң, Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр дә үзләренең җылы теләкләрен җиткерде.
"Ләбибнең бу исемне алуын бик тә теләгән идек, чөнки иҗаты белән ул аңа лаек", - диде Фоат ага үзенең чыгышында.
Чарада район мәктәбе укучылары концерт программасын тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз