Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләбиб Лерон: Зиратларда кабер ташларындагы исемнәр татар телендә дөрес язылмаган
«Хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәсем килә: исем кушканда исемнең дөрес язылышын күрсәтсеннәр иде», - диде ул.
«Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон зиратларда кабер ташларына язылган татар исем-фамилияләренең дөрес язылмавына борчылуын белдерде.
«Зиратларда кабер ташларындагы татар исемнәре русча язылган. Кайда булсак та, «паспорттагыча язылган» дип әйтәбез. Хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәсем килә: исем кушканда исемнең дөрес язылышын күрсәтсеннәр иде. Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» һ.б. хезмәтләрендә дөрес язылышны карарга була. Бөтен ышаныч – балаларда. Оныкларыбыз саф татар телендә сөйләшергә тиеш. Өлкәннәр дә тел сагында тормаса, кем калыр?» – диде ул «Мәчкәрә укулары» конференциясендә чыгышында.
Ләбиб Леронның кызы Айсылу Лерон кешенең исемен татарча яза белмәгәч, татар теле дип сөйләшүнең мәгънәсе калырмы, дигән сорау куйды. «Белмим, бу зиратта гына шундый хәлме, әллә замана бәласеме? Исемнәрне күзли башлагач, тәмам күңел төште. «ә», «ү», «җ», «ң», «ө», «һ» хәрефләрен русчалары алыштырган. Үз фамилияңне татарча дөрес язуның нинди авырлыгы бар? Якын кешеләребезне хөрмәтлик», – диде ул.
Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев исемнәр бирү мәсьәләсен көн кадагында торуын искәртте. «Әти-әнисенең беренче хәрефләреннән китереп чыгарган исем кушучылар да бар. Бу хакта Җәлил хәзрәт Фазлыев та хезмәтләр язды», – дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз