news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләбиб Лерон: Язучы милләт хакына башкарырга тиешле эш-гамәлләр өчен дә җаваплы

Ләбиб Лерон: Язучы милләт хакына башкарырга тиешле эш-гамәлләр өчен дә җаваплы

Алексеевск районы үзәгендә Г.С.Боровиков исемендәге 3нче мәктәп әдәби кунакханәсендә язучы, драматург, шагыйрь, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Фатих Хөсни, Гамил Афзал, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, 2022 елның Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән очрашу булды. 

Очрашуга килүчеләр Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле», «Яңгырның ял көне», «Транзистор үч ала», «Күрше тавыгы», «Тәгәрмәчле чана», «Таһир маҗаралары», «Кояшны кочкан малай», «Сөяксез тел» һәм башка китаплары белән танышты. Сүз уңаеннан, әдипнең әсәрләре рус, беларус, төрек, чуваш һәм кыргыз телләренә дә тәрҗемә ителгән.

Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Кутуева язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Укучылар Ләбиб Леронның шигырь-хикәяләрен татар һәм рус телләрендә сөйләде. 

Ләбиб Лерон якты эз калдырып киткән әдипләр исемен саклау, таныту эшләре кирәклеге турында сөйләде. Әдип аеруча балалар тәрбиясенә тукталды. «Бервакытта да балага синнән булмый яисә бу – синеке түгел, димәгез. Киресенчә, син булдырасың, тырышсаң синнән зур кеше чыгачак, дип үстерергә кирәк. Бала туган җире, аның кешеләре белән горурланып үсәргә тиеш», - дип киңәшләрен бирде. 

«Син бәхетлеме?» – дигән сорау язучыны бераз уйландырды. Әдип бүгенге көндә үзен бәхетсез кеше итеп санамавын, ә менә тулы җавапны гомер көзендәрәк бирү дөрестер, дигән фикер әйтте. Язучы үзе өчен генә түгел, балалары, оныклары тәрбиясе, ватан, милләт хакына башкарырга тиешле эш-гамәлләр өчен дә җаваплы булырга тиешлегенә ишарәләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100