news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләбиб Лерон: Максудиларның нигезенә истәлек билгесе куясы иде

«Садри Максудины Төркия җәмәгатьчелеге хәзер дә хөрмәт белән искә ала», – диде Ләбиб Лерон.

Ләбиб Лерон: Максудиларның нигезенә истәлек билгесе куясы иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай премиясе иясе, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Максудиларның Биектау районы Ташсу авылындагы йорт нигезенә истәлек тактасы куюны сорый.

«Шәхесләр елында Әхмәтһади белән Садри Максудиларны да искә алып, алар туган йортның нигезенә истәлек тактасы куясы иде. Аларның аталары хәзерге Биектау районы Ташсу авылында атаклы мәдрәсә тоткан. Без былтыр Ташсуда булдык. Авыл халкы Максудиларның нигез урынын белә һәм анда истәлек билгесе куюны сорый. Максудиларның йорты 1960нчы елларда бульдозер белән эттерелгән. Авыл халкы әйтүенчә, йортның нигезе һаман да исән», – диде Ләбиб Лерон «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе»ндә узган түгәрәк өстәл утырышында.

29 декабрьдә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» «Безнең мирас» журналы редакциясе белән берлектә «Күренекле шәхесләребезне барлау – саваплы гамәл!» дип аталган түгәрәк өстәл-конференция оештырды.

Ләбиб Лерон сүзләренчә, ул Максудилар нигезенә истәлек билгесе кую мәсьәләсе белән Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинга мөрәҗәгать иткән. Депутат хатны Татарстан министрлыгына юллаган. «Без министрлыктан җавап алдык. Хәзер ул мәсьәлә катлаулана башлады. 2024 елда, ягъни «Шәхесләр елы»нда бу эшнең нәтиҗәсен күрәсебез килә. Мәдрәсә һәм йорт урыннарына истәлек билгеләре, баннерлар куясы иде. Максудилар авылына керү юлы начар. Бәлки, юлы да рәтләнер иде», – диде Ләбиб Лерон.

Күренекле Максудилар нәселеннән булган Садри Максуди дөньякүләм билгеле шәхес. Ул Франциянең Сорбонна университетында укыган һәм шунда укыткан татар кешесе. Садри Максуди заманында Төркия башлыгының киңәшчесе булган һәм Төркия сәясәтендә тирән эз калдырган.

«Әхмәтһади Максуди дин әһелләренә яхшы таныш, чөнки мәдрәсәләрдә аның дәреслекләре буенча һаман да укыйлар. Аның кабере дә Габдулла Тукайныкы тирәсендә. Садри Максуди дөньякүләм зур шәхесләр белән янәшә торган кеше. Ул XX гасыр башында Төркия Республикасын төзегәндә Төркиянең беренче президенты Ататөреккә зур йогынты ясаган шәхес. Садри Максудины Төркия җәмәгатьчелеге хәзер дә хөрмәт белән искә ала», – диде Ләбиб Лерон.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Максудилар исемендә халыкара конференция үткәрү турында да хыяллана. «Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән тагын бер максатыбыз бар – киләсе елда Максудилар исемендә халыкара конференция үткәрү. Максудиларның нәсел дәвамчыларын Казанга китереп, зур гына чара уздырасы иде», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100