news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләбиб Лерон: Берзаман матбугат чоры күтәрелеп китәр, дим уйлым

Язучы, журналист, Тукай премиясе иясе, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон матбугатның киләчәге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Ләбиб Лерон: Берзаман матбугат чоры күтәрелеп китәр, дим уйлым
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Киләчәккә өметләрем зур. Матбугатны тәгәрмәч белән чагыштырыр идем: берзаман матбугат чоры күтәрелеп китәр, дим. Сүзне, басма матбугатны Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән икән, Коръән китапларына кадәр чыгарабыз, шуның кебек, ул булган икән, беркайчан да юкка чыга алмый. Кино төшерә башлагач, театр сәнгате дә бетәр, диделәр. Кино да, театр да бетми бит. Яшьләр йөреп, карап торалар. Газета-журналлар да шулай булыр дип өметләнәм.

Күтәрелеш чоры бер килер әле, Аллаһы Тәгалә тагын күңелгә салыр. Татарның үзаңы булсын иде дип телим. Минем аңлавымча, башка милләтләргә караганда, татарның үзаңы бик түбән дәрәҗәдә, моны чын күңелемнән әйтәм. Тел мәсьәләсендә дә бик авыр, ләкин ул шулай тиештер дип тә уйлыйм – кайчагында безнең милләтне чеметкәләп, төрткәләп торырга кирәк, уятып-уятып тору зарур. Үчтеки дип торсаң, безнең халык җәелеп китәргә, онытылырга мөмкин. 2017 еллардагы тел мәсьәләсе белән бәйле вазгыять, пандемия чоры халыкны әзрәк сискәндереп, күпмедер дәрәҗәдә безне уятып җибәрде дип уйлыйм», – ди ул.

Ләбиб Лерон белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot