news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләбиб Лерон: Башкортстанда җанисәп алдыннан очрашулар үткәрүнең уңай нәтиҗәсе булгандыр

Ләбиб Лерон: Башкортстанда җанисәп алдыннан очрашулар үткәрүнең уңай нәтиҗәсе булгандыр
"Татар-информ" архивыннан

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон җанисәп алдыннан татар язучыларының Башкортстанга очрашуларга баруының уңай нәтиҗәсе булгандыр, дип саный.

«Башкортстанда аралашкан кешеләребез бихисап булды. Кайберләре шунда ук: «Ярый әле килдегез, безне күңел төшенкелеге били, ышанычны югалта башлаган идек», - диде. Кешедә рух күтәрелеше булмыйча калмый. Борай, Яңаул, Чишмә районнарында да ул сизелде. Без килмәсәк, анда татарлар тагын да ныграк кимер иде. Башкортстанда җанисәп алдыннан очрашулар үткәрүнең уңай нәтиҗәсе булгандыр», - диде Ләбиб Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ләбиб Лерон фикеренчә, безгә бүген дә җанисәпкә бәйле эшчәнлекне туктатырга ярамый.

«Милләтне саклауга хас гамәлләр кылып яшәргә кирәк. Үзебездән, гаиләбездән, мәктәптән башлап, шушы эшләрне башкарып торырга кирәк. Күп нәрсә беренче чиратта гаиләдән булса, икенче чиратта – мәктәптән», - дип саный Ләбиб Лерон.

news_right_1
news_right_2
news_bot