news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләбиб Лерон Әхмәт Симаев исемендәге премиянең ике номинациясендә җиңүче булды

Ләбиб Лерон Әхмәт Симаев исемендәге премиянең ике номинациясендә җиңүче булды
Фото: Сөмбел Таишева

Танылган татар язучысы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Әхмәт Симаев исемендәге бөтенроссия әдәби премиясенең «Татар телендәге шигърият» һәм «Татар телендәге журналистика» номинацияләрендә җиңүче булды.

Бүләкләү тантанасы Мәскәү җәмигъ мәчетендә узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат хәзрәт Абянов тапшырды, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Ренат хәзрәт җыелган халыкны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов исеменнән сәламләде. Ул барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Мондый инициативалар буыннар арасындагы җанлы бәйләнешне сакларга, яшьләрдә Ватан сакчыларының батырлыгына карата хөрмәт тәрбияләргә, илебезнең тынычлыгы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен нинди югары бәя түләнүен искәртергә ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде ул.

Премияне Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге гамәлгә куя. Премиянең төп максаты – тарихи хәтерне саклау, патриотик һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында СССР халыклары кылган батырлыкларны истә тоту һәм хәзерге Россия җәмгыятендә гражданлык бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән әдәби һәм журналистик иҗатка ярдәм итү.

Премиянең оештыру комитеты Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Ростов өлкәсе һәм Краснодар краеннан 30 эш кабул иткән. Ләбиб Лерон татар телендәге ике номинациядә җиңү яулады. «Рус телендәге шигърият» номинациясендә беренче урынга Мәскәүдән Дамир Еникеев, ә «Рус телендәге журналистика» номинациясендә Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәр округының Бессоново авылыннан Марина Мамаева лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot