Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ләбиб Лерон: Аллага шөкер, татар матбугаты яши әле
«Мәдәни җомга» газетасының киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында газетаның баш мөхәррире Ләбиб Лерон тиражлар белән бәйле хәл бик мөшкел булуы турында әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тираж бик мөшкел хәлдә. Газетада да, журналларда да бик аз. Балалар журналлары белән, белүемчә, «Сөембикә» генә тиражын саклый алды бугай. Тираж бит инде ул авыл белән дә бәйле, чөнки абүнәчеләребез авылдан. Ә авылда почталар көннән-көн ябыла. Монда «тираж – 129 кеше» дигән сүз ишеттем мин. Шулай булса, бу – бик начар. Төрле ысуллар белән өстәлгән тиражга рәхмәт. «Безнең мирас» журналы альтернатива белән алдырырга тырыша. Хәзер «Мәдәни җомга»ны да шул ысул белән таратырга тырышырбыз инде. Иганәчеләр эзләргә туры килә. Тырышырбыз. Әмма кадрлар кытлыгы бар. Анысын да көйләп җибәрә алсак…
Аллага шөкер, татар матбугаты яши әле: «Сәхнә», «Казан утлары», «Безнең мирас» һәм башкалар... «Мәдәни җомга» ул – бөтен мәдәниятне колачлаучы матбугат, әмма җырчылар язмышын яктырта һәм театрга керә башласак, «Сәхнә»нең «колагы тора» – «Безнең өлешкә керәсез» дигән кебек, тарихка китсә, Вахит Имамовка без дә әйтә идек. Һәр матбугат чарасының үз укучысы бар, ләкин артык кереп китсә дә дөрес түгел.
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз