news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“La Primavera” Казан дәүләт камера оркестрына - 20 яшь

21 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры “Безгә инде 20 яшь!” дип исемләнгән программа белән яңа юбилей сезонын ачып җибәрә

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 21 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры “Безгә инде 20 яшь!” дип исемләнгән программа белән яңа юбилей сезонын ачып җибәрә.
Инде хәбәр иткәнебезчә, "La Primavera" коллективы 1989 елда оеша. Ул вакытта оркестрга энтузиастлар гына җыелган була. Бары тик зур тырышлык нәтиҗәсендә генә коллективны Казан дәүләт университеты күреп ала һәм үзенең камера оркестры итеп билгели. 1996 елда коллективка - "Казан муниципаль камера оркестры", 1999 елда "Казан дәүләт камера оркестры" дәрәҗәләрен бирәләр.
Оркестр Россия, Алмания, Молдова, Украина, Швеция, Франция, Греция, Тунис, Испания кебек илләрдә чыгышлар ясый. Аның репертуарын чит ил һәм татар классик музыкасы тәшкил итә. Дирижер Рөстәм Абязовның скрипка һәм камера оркестры өчен татар халык җырлары темасына язылган сюита, С.Сәйдәшев җырларына фантазия, скрипка һәм симфоник оркестры өчен "Тукай образлары" сюитасы, скрипка һәм камера оркестры өчен Р.Яхинның "Китмә, китмә, сандугач" романсына язылган импровизация һәм башкалар зур уңыш казана.
Казанда узачак концертта күренекле композитор Йозеф Гайднны искә алып (аның үлүенә быел 200 ел тула), оркестр аның fis-moll хушлашу симфониясен, F-dur скрипка, фортепиано һәм кыллы оркестр өчен концерт әсәрен башкарачак. Композитор Феликс Мендельсон тууына 200 ел тулуга багышлап, "La Primavera" аның d-moll скрипка, фортепиано һәм кыллы оркестр өчен концертын уйнаячак.
"La Primavera" оркестрының рәсми сайтыннан алган мәгълүматка караганда, кичә барышында скрипкада Россиянең халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәү консерваториясе, Хельсинкидагы Сибелиус исемендәге академия, Италиянең Фьезол шәһәрендәге Югары музыка мәктәбе профессоры Александр Винницкий һәм фортепианода халыкара конкурслар лауреаты Ольга Цагарелли чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100