news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

La Primavera камера оркестры һәм “Әкият” театры “Шүрәле” балетын куярга җыена

Балалар өчен балет 2020 елның декабрендә куелыр дип планлаштырыла.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар дәүләт “Әкият” курчак театры һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Казанның La Primavera камера оркестры татар композиторы Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетын сәхнәләштерергә җыена. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев сөйләде.

“Рөстәм Абязов безгә бик кызык тәкъдим белән чыкты. Ул Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетын бергә эшләп карарга тәкъдим итте. 2020 елның декабрендә La Primavera камера оркестры белән куелачак. Бик теләп ризалаштык. Ничек буласын әле алар да, без дә белеп бетермибез. Ләкин, миңа калса, моны эшләве кызык булачак. Ә инде нәтиҗәсен соңыннан күрербез”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot